Яңа Мичән авылында "Гаилә җылы учак!" концерты
Ел саен 8 июльдә Россиянең мөһим бәйрәме — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр ул Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән 2008 елда билгеләп үтелде. Гаилә - һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Шул уңайдан 8 июль көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Гаилә җылы учак!" исеме астында концерт үткәрделәр. Концерт программасы музыкаль номерлардан, нәфис сүздән һәм төрле жанрдагы җырлардан торды, шулай ук төрле уеннар һәм конкурслар да булды.